- чама
- 1. Якынча исәп-хисап. Берәр нәрсәнең, күренешнең, эш-хәрәкәтнең гомуми хәле, торышы эшнең чамасын сизү 2. Нәр. б. билгеле бер нормасы, чиге чамадан чыгып китү 3. Нәр. б. якынча зурлыгы, күләме 4. Берәр затның эш-хәрәкәт башкарырга сәләте бер-беребезнең чамасын тарттык. Мөмкинлек, хәл 5. Теләк, уй, ният бер дә уйнар чамасы юк 6. бәйл. ЧАМА (СЫН) ДА – 1) Берәр нәрсәнең, эш-күренешнең яки затның якынча зурлыгын, микъдарын, санын, озынлыгын һ. б. белдерү өчен кулланыла ярты пот чамасында 2) Яшьне якынча белдерү өчен кулл. 3) Эш-хәрәкәтнең якынча башкарылу вакытын белдерә 7. бәйл. ЧАМАСЫ – 1) Чама (сын) да 2) Нәр. б. якынча дәвамлылыгын белдерә 8. кер. ЧАМАСЫ – Кебек, шикелле; ахры, мөгаен без ашый торган ашларны пешермиләр, чамасы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.